Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр – “Ел лидеры-2014” республика бәйгесе җиңүчеләре

Җиңүчеләрне 3 апрель көнне "Казан" Грант Отелендә тәбрик иттеләр. Быел бәйгедә 33 муниципаль районнан 108 кеше көч сынашты.

Шуларның 35 е җиңүгә иреште, шул исәптән 19 ы "XXI гасыр лидеры" Россия бәйгесендә катнашуга кандидат булып тора.

Әлмәттән Булат Бурханов ("Кулланучылар хокукларын яклау һәм Әлмәт шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эшләре алып бару буенча җирле җәмгыять" НСООО) "18-30 яшькәчә балалар\ яшьләр берләшмәсе җитәкчесе" номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. "18-30 яшькәчә студентлар берләшмәсе лидеры" номинациясендә АФИЭУП студенты, "Волонтер" ирекле оешмасы әгъзасы, студентлар советы рәисе Гөлназ Гыймадиева җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса