Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Экстремизмга – юк!” айлыгына кушылды

Татарстанда "Экстремизмга -юк!" айлыгы старт алды. Республикада дүртенче ел рәттән үткәрелүче әлеге айлык быел 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Әлеге чара милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Айлык планы Татарстан Президенты указы белән расланган. Аның барышында күчмә лекцияләр белән чыгыш ясаулар, мәчетләрдә радикализм һәм экстремизмны кисәтүгә багышланган җомга вәгазьләре уку, мөселман уку йортлары арасында спартакиада уздыру, велосипедта узышу һәм башкалар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса