Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Египетка оча алмый

6 ноябрьдән Россия белән Египет арасында авиация хәрәкәте туктатылды.

РФ Президенты Владимир Путин ФСБ башлыгының идеясен хуплады һәм хөкүмәткә Египет белән ике арада авиация рейсларын туктату механизмнарын эшләргә кушты. Барлык планлаштырылган рейслар буш килеш оча һәм бу вакытта Египетта ял итүче пассажирларны үз илебезгә ташыячак. Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков очышларны туктатуның курорт зоналарына гына түгел, барлык рейсларга да кагылуын әйтә.

Очышлар Египет властьлары белән куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча үзара хезмәттәшлек җайга салынганчы туктатылып торачак. Моңа кадәр инде Шарм-эль-Шейхка очышлардан Нидерланд, Төньяк Ирландия, Украина һәм Бөекбритания баш тарткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса