Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр диспансерлаштыру программасында катнаша

Узган елдан башлап илдә диспансерлаштыру кертелде.

Аның максаты - хроник авыруларны иртә стадиядә ачыклау. Әлеге чарада өч елга бер тапкыр һәркем катнаша ала. Мисал өчен, сезгә быел 21, 24, 27, 30 ... яшь икән, димәк, агымдагы елдагы диспансерлаштыруда сез дә катнаша аласыз. Ә менә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм көндезге формада белем алучы студентлар өчен ул ел саен. Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә һәм моның өчен тору урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлмәт районында узган ел әлеге ппрограмма буенча 24961 кеше тикшерелгән. Аларның 84 проценты хезмәткә яраклы кешеләр. 11 процент кешедә беренче тапкыр хроник авырулар ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса