Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр дә туберкулез белән авырый

17 марттан 26 мартка кадәр "Туберкулез профилактикасы" декадасы бара. Бүген әлеге чир киң таралган йогышлы авыруларның берсе булып кала бирә.

Дөньяда ел саен 10 миллион кеше аның төрле формасы белән авырый. Татарстанда узган ел 1 840 762 кеше тикшерелгән, туберкулез авыруының 772 очрагы теркәлгән. Дөрес, республикада аның белән авыручанлык Россиягә буенчага караганда 29,5 процентка кимрәк.
Туберкулезга багышлап видоконференция режимында туберкулезга каршы штабның утырышы узды. Анда ассызыкланганча, узган ел авыручылар саны 100 мең кешегә 41,8 тәшкил иткән. 2012 елда бу сан 48 булган. Туберкулездан үлү очраклары да 2013 елда 5,7 процентка кимегән һәм 100 мең кешегә 6,6 очрак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250