Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр дә “Җир сәгате” акциясенә кушыла

"Җир сәгате" еллык халыкара акциясе быел 29 мартта җирле вакыт белән 20.30 - 21.30 сәгать арасында уздырыла.

Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен мартның соңгы шимбәсендә оештыра һәм аерым кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне, коммерция оешмаларын - барысын да электр утын һәм үтә хаҗәт булмаган башка электр приборларын (лифтлардан башка) бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра. Бу климат үзгәрешләре, кешелекнең энергетик ярлылануы проблемалары белән кызыксынуны көчәйтү өчен эшләнә. Былтыр Татарстан буенча акциядә барлык муниципаль берәмлекләр, 200дән артык предприятие һәм оешма катнашткан. Нәтиҗәдә 1 498 000 КВт/сәг энергия янга калдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса