Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр дә гаепсездән “гаепле” булырга мөмкин

Татарстанның камера оркестры дирижеры Рөстәм Абязов беръюлы өч банкка ярты миллион сум бурычлы булып чыккан.

Ул Саратов өлкәсенә гастрольләргә барганда паспортын югалткан. Гастрольләрдә дирижер паспортын югалтуы турында гариза язган. Аңа гаризаны Казанга җибәргәнче бераз вакыт узачагын искәрткәннәр. Өенә кайткач Рөстәм Абязов миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән һәм 26 көннән яңа паспорт алган. Ә инде банклардан хат килә башлагач, аптырашта калган. Атказанган сәнгать эшлеклесен кредит түләмәүдә гаепләгәннәр. Баксаң, югалган паспортны шунда ук япмыйлар, ул гариза биргәннән соң ун көн узгач кына гамәлдә булмаган санала икән. Мошенник шуннан файдаланган да. Югалган паспортка яңа фотосурәт ябыштырып, мошенник банктан акча алган һәм көнкүреш техникалы булган. Мәсьәләгә ачыклык кертелгәч, бер кредит оешмасы дәгъвасын туктаткан. әлеге оешма алдындагы бурыч өч мең сум гына булган. Мондый хәлләр һәркайда булырга мөмкин. Шуңа күрә әлмәтлеләргә уяу булырга, документларын күз карасыдай сакларга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса