Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен яңалык

Әлмәтлеләргә «Электрон ярминкә» дип аталган яңа интернет-проект эшләтеп җибәрелүен хәбәр итәләр.

Бу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика товар җитештерүчеләренә үз продукцияләрен сату мәсьәләләрендә булышлык итү йөзеннән гамәлгә куелган интернет-проект. «Электрон ярминкә» дип аталган әлеге мәйданчыкта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арадашчылардан башка гына үз товарларын сата, шулай итеп сәүдә мәйданнары арендалау, сатучыларга хезмәт хакы түләү чыгымнарыннан арына алачак. 
«Электрон ярминкә» проекты yarmarka16.ru адресы буенча урнашкан. Анда интернетка тоташу мөмкинлеге булган һәркем керә ала. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне мәйданчыкка җәлеп итү буенча эш бара.
Проект эшенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8(8553) 32-67-78 Шакаримова Гөлшат Тәлгать кызы һәм 8(8553) 45-50-02 Миннебаева Хәтимә Рәшит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса