Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен дә фондларга юл ачыла

Татарстан Милли музее хезмәткәрләре Әлмәткә килде.

Бөек Ватан сугышында катнашканнар хакында материал туплау башкала кунаклары сәфәренең төп максаты.

Мәдәният елы кысаларында һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел беренче тапкыр республика хөкүмәте уникаль чара - виртуаль Интернет-музей проектын гамәлгә куя. Бу киң җәмәгатьчелек музей, архив һәм китапханәләр фондларында сакланучы сирәк документлар белән таныша, кайбер экспонатларны һәм коллекцияләрне, фотогалерея һәм видеоматериалларны, эзтабалар туплаган мәгълүматарны карый алачак дигән сүз. Әлеге мөмкинлекне тормышка ашыру Татарстан Милли музеена йөкләнгән.

Әлмәткә эшлекле визит барышында район башлыгы Мәҗит Салихов виртуаль музей проекты җитәкчесе Елена Сөнгәтованы шәһәрдә һәм районда ветераннар белән эшчәнлек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек торышы белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса