Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр быел да акциягә кушылды

Быел Бөтенроссия "Язгы игелеклелек атнасы" ирекле акциясе 18 нче тапкыр уздырылды.

Аңа, һәрвакыттагыча, әлмәтлеләр дә кушылды. Яшьләр үзәге каршында быел да яшьләр катнашында митинг оештырылды. Митингка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Родион Карпов сәламләде. Чарада катнашучылар патриотик тәрбия, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге һәм башкалар турында фикер алышты. Акция кысаларында атна дәвамында төрле чаралар, әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, ветераннар белән очрашулар, территорияләрне төзекләндерү, хәйрия концертлары һәм башкалар да узды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса