Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр безгә зарлана [+ФОТОЛАР]

Редакциянең телефоны тынып тормый.

Әле бер гозер, әле икенчесе белән шалтыраталар. Һәркемне төрле проблема борчый.
-Пушкин урамындагы 37 нче йорт янында ачык кое бар, күрмәсәң, төшеп китүе дә озак түгел. Аннан агачларны кисәләр, ә чүпләрне шунда ук түкмиләр, - дип зарын белдерде безгә Рәдиф Шәмсетдинов.
Йорт янында безне бу тирәдән йөрергә куркыныч булуын кисәткән билге белән әйләндереп алынган койма каршы алды. Димәк, зарны тиешле службалар ишеткән.
Тынычлык урамында яшәүче газета укучыбыз күтәргән проблема да коега кагылышлы.
- Менә ике ай инде музей бинасы яныннан ерак түгел юл кырыенда кое ачык тора. Гыйнвар башында бу ачык коега кемдер Яңа елдан калган наратын да тыгып куйган иде. Каршыда гына музыка көллияте, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге. Аларга йөрүче балаларның, тротуардан барган зурларның да кичен игътибар итмичә төшеп китеп имгәнүе ихтимал. Оныгымны ЦДЮТка озатып, каршы ала башладым. Балалар бит алар гел йөгерәләр, - дип сөйләде ул безгә.
Кое һаман да ачык. Ул, чыннан да, куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса