Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр беренче карны ничек каршылады?

Бу сорау белән без руль артына утырган шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.

- Көтмәгәндә булды, әлбәттә. Беренче карны һәрвакыт шулай кабул итәбез инде, аннан соң гына машинаны кышка әзерли башлыйбыз. Шәһәр эчендә түзәрлек. Алай "бөке"ләр күзәтелмәде. Хәер, "бөке"ләр бурансыз көннәрдә дә булгалый инде ул. Ә болай юлны чистартулары күренә, - диде Евгений Андриянов.

Реклама

- Мин иртә белән кар яуганын күреп, иң беренче эш итеп машина тәгәрмәчләрен алыштырырга булдым. Эштән сорадым да, әкрен генә шин монтажлау урынына юл тоттым. Мондый һава торышлы юлда нәрсә булмас. Миннән соң тагын 20 ләп автомобиль җыелды. Эшкә барганда әллә ничә урында аварияләр күрдем. Элек төшке ашка өйгә йөри идем. Бүген анда да кайтмаска булдым, - диде Филүзә Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: