Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр балалар мәйданчыкларының төзек булмавыннан зарлана

"Халык контроле" порталында әлмәтлеләрнең төзексез балалар мәйданчыкларына зары теркәлгән. Алар күп урыннарда мәйданчыкларның иске, җимерек хәлдә булуын җиткерә.

Мәсәлән, Гафиятуллин урамы, 18 нче йорт каршында балалар таучыгында баскычлар юк икән. Ә бу балалар өчен куркыныч санала. Шулай ук ДОСААФ микрорайонында яшәүчеләр дә балаларының сәламәтлеген куркыныч астына куя - 20 ел эчендә бер генә уен урыны да төзекләндерелмәгән. Район җитәкчелеге әлеге проблеманы хәл итәрме? Бу теманы алга таба тагын бер кат күтәреп чыгарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса