Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр балалар бакчасына түләгән өчен акчалата компенсацияне алырга ашыкмый

Әлмәтнең Халыкны социаль яклау идарәсенә бүгенге көндә өстәмә компенсация алуга гаиләдәге һәр кешегә 20 мең сумнан азрак керем булган гаиләләрдән 4814 гариза кергән.

Бу әлеге субсидиягә дәгъвалый алган гаиләләрнең 50% гына дигән сүз.

Ата-аналардан гаризалар кабул итү дәвам итә, дип хәбәр итә идарә хезмәткәрләре. 2013 елда моны эшләргә өлгермәгән кешеләр гаризаны 2014 елның гыйнварыннан тапшыра ала. Субсидия әлеге айны да кертеп түләнәчәк. Февраль аенда гариза бирүчеләр, ярдәмне елның икенче аеннан гына ала башлаячак.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында балалар бакчаларына 11608 сабый йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса