Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Саба муниципаль районында булып кайтты

Район башлыгы инициативасы белән һәм аның җитәкчелегендә бер төркем әлмәтлеләр алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Саба муниципаль районында булып кайтты. Алар өч хуҗалыкта булдылар.

Шуларның берсе - Татар Икшермәсе авылында. Сүз уңаенда әйткәндә, Мәҗит Салихов үзе тумышы белән шушы авылдан.

Биредә 2013 елда «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгының 260 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек комплексы эшләтеп җибәрелә. Ферма хуҗасы Зөфәр Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, комплекс 2011 елның җәендә төзелә башлый һәм 2013 елның гыйнварына төзелеп тә бетә. Узган ел инде табыш та китерә. Һәр сыердан көнлек уртача савым 24-26 литр тәшкил итә. Комплекста нибары 4 кеше хезмәт куя - өч оператор һәм бер бозау караучы. Төп эшне Голландиядә эшләнгән дүрт робот башкара. Алар автоматлаштырылган төстә сыерларны савалар, бинаны тирестән арындыралар, терлек азыгын улакларга кадәр күтәрәләр. Сыерлар көн дәвамында саву аппараты янына берничә тапкыр, әйтик, өч, ә кайвакыт хәтта биш мәртәбә дә килеп саудыра ала. Маллар моңа күнеккән инде, алар тыныч кына үз чиратларын көтеп торалар.

- Һәрберсенең муенчагында ике махсус чип урнаштырылган. Аларның берсе сыерның көнгә ничә тапкыр ризык күшәгәнен исәпли. Бу аның тәүлегенә күпме ризык эшкәртә алуын һәм, шул рәвешле, никадәр сөт бирә алуын белү мөмкинлеге бирә, - ди «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. - Икенче чип сыерның номерына карап аңа нинди терлек азыгы бирергә кирәклеген ачыклый һәм саву эзлеклелегенә контрольлек итә. Әгәр сыер саудырыр өчен кирәгеннән артык керсә, робот аны борып чыгара.

Комплекста әле тагын 70 кә якын бозау да асрала. Хуҗалар якын киләчәктә алар өчен махсус бина төзергә планлаштыралар. Туганнан соң 21 көн үтүгә «кормоняня» бозауларга махсус сөт катнашмасы бирә башлый. Көнгә 6 литр катнашма 5 тапкыр ашату өчен бүленгән. Артыгы булырга тиеш түгел - моны робот катгый контрольдә тота.

Зөфәр Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, авыл җирендә хуҗалыкта эшләрдәй кешеләрне табу җиңел түгел. Күп кеше фермага эшкә килергә атлыгып тормый. Кадрлар мәсьәләсе электән үк бик кискен торган. Хәзер исә хәл җиңеләйгән. Сыер савучы роботлар хуҗалыкның чыгымнарын шактый киметә. Шулай булмый ни. Хезмәткәрләр саны кимү белән бәйле рәвештә хезмәткә түләүгә чыгымнар да сизелерлек кими бит. «Кеше факторын» минимальләштерү һәм саву сыйфатының тел-теш тидергесез булуы савым күләмендә дә, җитештерелә торган продукция сыйфатында да уңай чагылыш таба.

- Бирегә без юкка килмәдек, - диде Мәҗит Салихов, күргәннәре белән канәгать булуын белдереп. - Бүгенге көндә теләгебез дә, инвесторларыбыз да бар. Бу юнәлештә эш алып барабыз, 2014-2015 елларга район буенча авыл хуҗалыгын үстерү программасын да әзерләдек. Республика җитәкчелеге белән дә килешенү бар, бу юнәлештә эшләячәкбез. Менә шуңа күрә безнең районга карый алгарак киткән алдынгы районнар тәҗрибәсен өйрәнергә килдек тә.

Рамилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250