Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр, алданмагыз, сак булыгыз!

Эш көне азагында Чаллыда 58 яшьлек бер ир-атның кәрәзле телефонына SMS-хәбәр килә.

Анда банк картасының ябылуы хакында хәбәр ителә. Мондый хәл белән очрашканы булмаган ир-ат күрсәтелгән номерга шалтырата. Аңа банкка хакерларның һөҗүм итүен, картаны кабаттан эшләтү өчен билгеле бер гамәлләр күрергә кирәклеген әйтәләр. Әлеге сүзләргә ышанган ир-ат телефоннан әйтелгән саннарны, шул исәптән карта номерын да җыя. Мошенниклар корбаны булганын ул икенче көнне, телефонына аның исәп-хисап счетыннан акча алулары турында хәбәр килә башлагач кына аңлый. Ышанычы аны 100 мең сумнан артык акчасыннан колак кактыра.
Мондый ук кармакка 32 яшьлек хатын-кыз да эләгә. Ул 25 мең сумын башка кешеләрнең абонент номерына күчерә.
Әлмәттә дә шул рәвешчә тозакка эләгүчеләр булгалый. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы банк карталарының реквизитларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамаганлыгын кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X