Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр, алдана күрмәгез!

Полиция хезмәткәрләре Яр Чаллыда алдау юлы белән 68 яшьлек ханымның 1 млн 45 мең сум акчасын кулга төшергән ике адәмне эзлиләр.

Пенсионер ханым өенә кайтып барганда аның янында тәрәзәләре томаланган чит ил машинасы туктый. Уртача яшьләрдәге бер ир-ат машинадан чыгып, әлеге ханымның ярдәм итүен үтенә. Янәсе, ул бизнес белән шөгыльләнә, Россиягә төрле шәраблар ташый. Ләкин иптәше белән икесе әлеге вакытта кыенлык кичерәләр. Товар төялгән фураларын таможня аша үткәрү өчен тиз арада акча кирәк. Кулында долларлар гына бар икәнен раслау өчен пенсионерга берничә төргәк валюта күрсәтә. Чит дәүләт гражданнары булганга банклар аларга кредит бирми икән. Алар әлеге ханымнан кредит алуда ярдәм итүен үтенәләр, саклык кенәгәсен дә алып, үзләре белән банкка баруын сорыйлар. Ул ризалаша. Берсе ханымны сөйләндереп торган арада икенчесе фатирга үтеп кереп, сумкалар эчендә актарына. Бүлмәгә килеп кергән ханым әлеге адәмнең сәер кыланмышын күреп, тиз арада чыгып китәргә куша. Таныш булмаган адәм долларлар төргәген дә калдырып чыгып китә. Шулай итеп пенсионер ханым саклык акчасыннан колак кагып, ялган долларлар тотып кала.

Яр Чаллының полиция бүлегендә бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Кырыгалдарларны эзлиләр.

Аларның берсенә, милләте буенча чегән яки молдаванга охшаганына 35-45 яшьләр чамасы, кара тәнле, таза гәүдәле, буе 170-175 см, куе кара чәчле, алгы тешләрендә сары металлдан коронкалары бар. Өстендә кара пинжәк, кара чалбар, буй-буй сызыклы зәңгәр күлмәк, муенында тәре тагылган нечкә генә алтын чылбыр, сул кулында ике печатка-балдак, алтын беләзегеме, сәгатеме бар.

Икенчесенә 30-35 яшьләр чамасы. Буе 165-170 см. Таза гәүдәле. Чәче коңгырт, үзе аксыл тәнле, милләте буенча руска охшаган.
Ак күлмәк, кара пинжәк, чалбар һәм туфли кигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса