Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр 28 сорауга җавап бирәчәк

Татарстанда октябрь ае дәвамында микро халык исәбен алу үткәреләчәк. Бу хакта Татстат хәбәр итә.

Республика буенча барлык шәһәрләрдә һәм районнарда 139 санау участогы булдырылган инде. Пропискасы булу-булмауга карамастан барлык кешеләрдән дә сорауларга җаваплар алачаклар. Переписчиклар өйдән-өйгә йөреп, электрон сораштыру кәгазьләрен тутырачаклар. Бу вакытта аларда кешенең исем-фамилиясе дә, адресы да күрсәтелмәячәк.

Сораштыру вакытында сорауларга җавапларның дөреслеген раслаучы документлар таләп итү дә законлы түгел.
Электрон сорау алу кәгазенә 28 сорау кертелгән. Алар нигездә кешенең җенесенә, гаилә хәленә, белеменә, керем чыганакларына, икътисади активлыгына, милләтенә, гражданлыгына, телләрне белүенә һәм башкаларга кагыла торган сораулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса