Әлмәтлеләр 1 нче каналда
Әлмәтнең «Банкет алып баручылар җыелмасы» КВН командасы «Голосящий КиВиН» фестиваленә юл тотты.
Алар инде Латвиягә барып җиткән. Александр Масляков алдында чыгыш ясап, «иләк» аша үткәннәр. Гала-концертта катнашуга юллама алганнар.
Югары лига командалары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау - зур мәртәбә, бәяләп бетергесез тәҗрибә. Аларны 1 нче каналдан күрсәтүләрен көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа