Әлмәтлеләр ялгызы гына урамда йөри ала
Татарстан халкына ялгыз гына урамда йөрергә рөхсәт ителде.
Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева җиткерде.
"Урамда йөрергә рөхсәт ителә. Тик күпләп җыелырга ярамый - чоры да, вакыты да ул түгел. Ялгыз гына йөрергә мөмкин", - диде Ләйлә Фазлыева.
Ләкин Премьер-министр урынбасары спорт һәм балалар мәйданчыкларына керү киңәш ителмәвен әйтте.
Шулай ук Ләйлә Фазлыева өйдән чыкканда медицина битлеге кияргә кирәклеген дә искәртеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа