Әлмәтле уңайлыклар сорый
Әлмәттә яшәүче берәү тукталыш павильоны сорап «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткән.
Ул Ленин урамы, 40 нчы йорт каршындагы транспорт тукталышында павильон булмау сәбәпле бик кыенга туры килүен яза. "Көтәр урын юк. Салкын. Җил. Өч яктан ябык павильон ясагыз әле, зинһар", дип яза автор үзенең үтенечендә. Заявка ӘМР башкарма комитетына юлланып, ведомство павильон урнаштырылачагы турында җавап та биргән. Заявка статусы: планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа