Реклама
Шушы көнәрдә суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юлларда рейд оештырганнар.
«Юл приставы» аппарат-программа комплексын кулланып, машиналарның гомуми агымында хуҗаларының бурычы булган 29 берәмлек машинаны ачыклаганнар.
5 автомашинага арест салынган. Урында ук 60 мең сумга якын бурычны түләттерә алганнар. Ә бер бурычлының машинасын тартып алырга туры килгән. Аның коммуналь хезмәтләр өчен 83 мең сумнан артык бурычы җыелган булган. Ул икенче көнне үк бурычын илтеп түләгән һәм автомобилен «коткарган».
Калган бурычлылар үзвакытында түләмәсә, аларның машиналарын сатып бурычларын түләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа