Реклама
Татарстанлылар законсыз саклана торган коралларын бик теләп тапшыралар, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Әйтик, Казанның Совет районыннан 38 яшьлек берәү ПМнан 9 мм калибрлы 17 патрон тапшырган. Ә Әлмәттән 62 яшьлек пенсионер төрле калибрдагы 180 нән артык патрон һәм 470 грамм дары тапшыра. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда законсыз сакланучы кораллану әйберләрен тапшыру 19 ел дәвамында алып барыла. Аңа ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августындагы 545 санлы мәгълүм карары нигез булды.
Корал тапшырган өчен матди бүләкләү дә каралган: утлы корал өчен 3 мең сум; шартлаткыч матдә (тротил, аммонит һәм башкалар) һәм шартлату средстволары (детонаторлар, ут үткәргеч шнур һ.б.) өчен 2 мең сум; сугышчан граната һәм шома көпшәле утлы ау мылтыгы өчен 1,5 мең сум; обрез һәм үзең ясаган утлы корал өчен 1000 сум; газлы, пневматик һәм травматик корал өчен 500 сум һәм утлы коралга сугыш кирәк-яраклары өчен 20 сумнан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа