Әлмәт таңнары

Әлмәтле Эмиль Сергеев Казаннан кубок белән кайтты

Башкалабызда республика робот-техник олимпиадасы уздырылды.

Реклама

Анда Әлмәтнең 25 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучылары Эмиль Сергеев, Карина Мефодьева һәм Ладонна Лобанова катнашты. Олимпиада өч категориядә үткәрелде. Кече, урта һәм өлкән яшьтәге балаларның һәрберсе алдына куелган бурыч төрле катлаулылыкта иде. Олимпиадада 400 ләп кеше катнашты. Анда якташыбыз Эмиль Сергеев беренче урын алды һәм медаль, кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: