Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле дустының машинасын урлаган

Башкалабызның Вахитов районында ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре үзенең танышының автомобилен куып алып киткән 30 яшьлек әлмәтлене тоткарлыйлар.

Якташыбыз бер хатын-кызда кунакта була. Хуҗабикә белән саубуллашканда тумбочкада яткан машина ачкычына күзе төшә һәм аны сиздермичә генә алып чыгып китә. Урамга чыккач, ул машинаны кабыза да, утырып китә. Хуҗабикә ачкычын гадәти урында күрмәгәч, аны башка урынга куйганмындыр дип уйлый. Икенче көнне ачкычын тапмыйча ишегалдына чыккач, машинасыннан җилләр искән булуын күрә. Кичәге танышыннан шикләнеп, полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итүдән гайре чарасы калмый. Егет үзенең дустында тоткарлана. Алай гына да түгел, ул наркотик матдә кулланган булып чыга. Әлмәтле гаебез шунда ук таный һәм машинаны кая калдырганын әйтә. Соңрак аның элек биш тапкыр хөкем ителгәнлеге ачыклана, шул исәптән машина куып алып киткән өчен дә. Өстәвенә федераль эзләүдә дә булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса