Әлмәтле бар булган акчасын чыгарып биргән
65 яшьлек бер ханымның кесә телефонына шалтыраталар һәм улының бәлагә таруын, аны проблемадан йолып калу өчен акча кирәк булуын хәбәр итәләр.
Көтелмәгән хәбәрдән югалып калган ханым моңа ышана һәм бар булган акчасын җыештырып - җәмгысе 15 мең сумын үзен подъездда көтеп торган таныш булмаган иргә чыгарып бирә. Соңыннан, улы белән берни дә булмавын ачыклаганнан соң, ул кырыгалдарны табуларын сорап полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта җинаятькә катнашы булган кешеләрне эзлиләр. Полицейскийлар кәрәзле телефоннан шалтыратучының Татарстанда яшәвен ачыклаганнар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа