Әлмәтле балигъ булмаган туганын эчертеп яшәгән
Әлмәт шәһәр судына балигъ булмаган туганын исерткеч эчемлекләр кулланырга мәҗбүр иткән әлмәтле турында шикаять килеп керә.
Берничә тапкыр җинаять кылган хатын үзенең туганы белән агымдагы елның 24 апреленнән 17 июньгә кадәр сыра эчкән. Фатирларында алар бик еш кәеф-сафа корып утырган. Хәзер әлмәтлегә карата җинаять эше ачылган. Аны 4 елга кадәр төрмә көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа