Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле балаларын судка биргән

Әлмәт шәһәр суды октябрь аенда бер әти кешенең үз балаларына һәм оныкларына дәгъвасы буенча гражданлык эшен караган.

Дәгъвачы үз йортында балалары һәм оныклары теркәлгән булуын, әмма аларның биредә яшәмәүләрен һәм берни өчен дә түләмәүләрен, ләкин шул ук вакытта үз теләкләре белән пропискадан төшәргә дә теләмәүләрен аңлата. Җавапка тартылучыларның әлеге торакта теркәлгән булуы аңа ремонт эшләре башкарырга комачаулый икән. Балалар исә әтиләренең дәгъвасы белән килешмичә, үзара мөнәсәбәтләрнең 2011 елда әниләре вафат булганнан соң, әтиләренең яңа гаилә төзүе аркасында бозылуын бәян итә.

Якларны тыңлаганнан һәм эш материалларын җентекләп өйрәнгәннән соң суд дәгъвачының таләпләрен өлешчә канәгатьләндерә. Бәхәсле йортта озак вакытлар инде яшәмәүләре һәм башка шундый сәбәпләр аркасында дәгъвачының кызы һәм оныгы, шулай ук килене һәм аның балалары әлеге торактан файдалану хокукларын югалтканнар. Шуңа бәйле рәвештә суд аларның бәхәсле йорттан файдалану хокукы гамәлдән чыгарылган дип тапкан.

Балигъ булмаган яшьтәге оныгы белән өлкән улы исә торактан файдалану хокукларын югалтмаганнар, чөнки алар бәхәсле йортта даими яшиләр, әниләре вафат булганнан соң әтиләренең чакыруы буенча аның гаилә әгъзалары сыйфатында яңадан күчеп кайтканнар, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр, әлеге торак аларның бердәнбер торыр урыны булып тора.

Икенче улы торак хуҗасының элекке гаилә әгъзасы булып санала, үз гаиләсе белән башка яшәү урынына мәҗбүр булганлыктан күчеп киткән, башка торыр җире юк һәм аны пропискадан төшерү ул опекун булып торган балигъ булмаган яшьтәге баланың хокукларын бозу булып саналыр иде. Шунлыктан суд аның бәхәсле торактан файдалану хокукын саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса