Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле акчасыз да, рульсез дә калды

Законны үтәмәү күп кенә бәлаләр китереп чыгарырга, хәтта җинаять җаваплылыгы белән тәмамланырга да мөмкин. Бер әлмәтленең аңа буйсынмавы үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә аянычлы тәмамланды.

Җәмәгать суды алдына басарга нәрсә сәбәпче булган дип уйлыйсыз? Азрак башыңны эшләтсәң, мондый күңелсезлекләр һәм югалтулар белән очрашмаска да мөмкин булыр иде югыйсә. 
Әлмәтле юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторларның таләбенә буйсынмаган. Урамнан машинада барганда аны туктаталар. Хәмер куллану билгеләре күренгәч, полиция хезмәткәре аңа медицина тикшерүе үтәргә әйтә. Әмма руль артында утыручы моңа буйсынмый һәм шуның белән юлда йөрү кагыйдәсен (2.3.2 пункт) бозган булып санала. РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә аңа карата беркетмә төзелә. 


Аның эше каралган җәмәгать судында без дә катнаштык. Җәмәгать судьясы тагын бер кат әлмәтленең гаебе нидә булуын аңлатты. Административ җавапка тартылучы үзенә карата төзелгән беркетмә эше каралганда каршы төшмәде, гаебен таныды. Хәмер куллануның яхшыга илткәне юк. Бу юлы да ул предприятиеләрнең берсендә слесарь булып эшләүче ир-егетнең кесәсенә, шул исәптән гаилә бюджетына да нык сукты. Җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф салды. Моннан тыш ул 1 ел да 6 ай буена машина руле артына утыра алмаячак. Закон буенча, әлеге хокук тәртибен бозган өчен транспорт белән идарә итүдән 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итү каралган. 
Җәмәгать судьяларына руль артына исерек килеш утырган шоферлар эшен даими карарга туры килә. Мисал өчен, узган ел 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Василий Пещеров 69, быелның 1 кварталында 10 беркетмә караган. Барлык участоклар буенча быелның 3 аенда тикшерелгән эшләр 91 булган. Медицина күзәтүе узудан баш тартучылар белән дә еш очраша алар. Узган ел андыйларга карата төзелгән 132, быелның I кварталында 45 беркетмә буенча карар чыгарылган. 
Ә хәзер ЮХИДИ мәгълүматларына күз салыйк. Үткән елның 12 аенда район һәм шәһәр территориясендә хәмер кулланып, машина белән идарә иткән 804 очрак ачыкланган. Руль артында исерек килеш икенче тапкыр утыру җинаять санала. Димәк, 94 шофер җинаять кылган. Исерек шоферлар тарафыннан 15 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган. Быелның ике аенда руль артына хәмер кулланып утырган 117 шофер ачыкланган. 22 җинаять эше кузгатылган, судка 19 беркетмә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса