Әлмәт таңнары

Әлмәткә Якутиядән кунаклар килде

Ка­ла­быз­га Яку­ти­я­нең өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре ди­рек­тор­ла­ры һәм алар­ның урын­ба­сар­ла­ры кил­де.

Яку­тия де­ле­га­ци­я­се­нең Әл­мәт­тә бу­луы узып ба­рыш­лый гы­на тү­гел. Алар Та­тарс­тан­га мә­га­риф­не үс­те­рү бу­ен­ча мак­сат­чан фе­де­раль прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да ква­ли­фи­ка­ци­я­лә­рен кү­тә­рү һәм ста­жи­ров­ка узу өчен кил­гән. Ста­жи­ров­ка ка­ла­быз­ның "Ме­нед­жер" мәк­тә­бен­дә оеш­ты­рыл­ган. Якут­лар ба­ла­лар һәм үс­мер­ләр иҗа­ты үзә­ген­дә дә бул­ды. Ку­нак­чыл­лык - әл­мәт­ле­ләр­гә хас сый­фат. Бу юлы да ку­нак­лар­ны җыр­лап, чәк­чәк­ләр бе­лән кар­шы ал­ды­лар.

Экс­кур­сия ба­ры­шын­да мө­гал­ли­мә­ләр­нең ку­лын­нан фо­то­ап­па­рат төш­мә­де, ба­ры­сын да фо­то­су­рәт­кә тө­ше­рер­гә ты­рыш­ты алар, исәп­лә­ре - ту­ган як­ла­ры­на кайт­кач әл­мәт­ле­ләр эш­чән­ле­ге бе­лән баш­ка­лар­ны да та­ныш­ты­ру иде. Та­тарс­тан­да бер­дән­бер бул­ган ба­ла­лар­ның уни­каль тех­ник иҗа­ты му­зее ае­ру­ча сок­лан­дыр­ды. Ба­ла­лар көй­мә, лай­нер­лар­ның нин­ди­ен ге­нә яса­ма­ган: бо­рын­гы­ла­ры да, за­ман­ча­ла­ры да бар мон­да. Авыл ху­җа­лы­гы, тө­зе­леш, ма­ши­на­ла­ры, хәр­би тех­ни­ка, ави­а­мо­дель­ләр - ба­ры­сы да без­нең ба­ла­лар­ның тү­зем­ле­лек күр­сә­теп, фан­та­зи­я­лә­рен эш­кә җи­геп ту­дыр­ган иҗат җи­меш­лә­ре. Пи­о­не­рия му­зе­ен­да Әл­мәт­тә­ге пи­о­нер үсе­ше та­ри­хы ту­лы­сы бе­лән ча­гыл­ды­рыл­ган. Ку­нак­лар­ның ба­ры­сы да тор­мыш­ның бу эта­бын уз­ган ке­ше­ләр бу­лып чык­ты. Шу­лай бул­са да әле­ге му­зей да алар­да зур кы­зык­сы­ну уят­ты. Ник ди­гән­дә, пи­о­не­рия бет­сә дә, аның елъ­яз­ма­сы, күр­кәм тра­ди­ци­я­лә­ре дә­вам итә. Ра­йон­да ба­ла­лар иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сын­да 15335 уку­чы исәп­лә­нә. Ан­нан тыш "Сод­ру­жест­во", "Ро­син­ка", "Ве­га", ба­ла­лар Ду­ма­сы эш­ли.

Де­ле­га­ция эко­ло­гия һәм та­би­гать­тән фай­да­ла­ну де­пар­та­мен­ты­ның, Бө­тен­рос­сия та­би­гать­не сак­лау җәм­гы­я­те, "Юн­на­тик" эко­ло­гия-би­о­ло­гия бер­ләш­мә­се­нең фи­ли­а­лы бул­ган Та­би­гать йор­тын һәм баш­ка­лар­ны да ка­ра­ды.

Ба­ла­лар һәм үс­мер­ләр иҗа­ты үзә­ге җәй­ге ка­ни­кул­лар ва­кы­тын­да ла­герь оеш­ты­ра. "Ка­ру­сель" ла­ге­ре эш­чән­ле­ге, ба­ла­лар бе­лән ара­ла­шу шу­лай ук уңай тәэ­сир­ләр кал­дыр­ды. Ә ме­нә бас­сейн, су­да ба­лык ке­бек ос­та йө­зү­че ба­ла­лар алар­да ак көн­лә­шү ту­дыр­ды. Өс­тә­ве­нә би­ре­дә ике бас­сейн!

Ба­ла­лар­га өс­тә­мә бе­лем би­рү­че күп­функ­ци­я­ле үзәк ку­нак­лар­ның кү­ңе­ле­нә хуш кил­де. Алар­ның әй­тү­ен­чә, Са­ха (Яку­ти­я) рес­пуб­ли­ка­сы­ның да өс­тә­мә бе­лем би­рү сис­те­ма­сы киң. Ан­да 124 уч­реж­де­ние са­на­ла, шул исәп­тән дүр­те­се рес­пуб­ли­ка дә­рә­җә­сен­дә. "Без­дә дә бар­лык юнә­леш­ләр үсеш­тә. Мил­ли га­мә­ли төр­гә һәм сән­га­ти-эс­те­тик тәр­би­я­гә ае­ру­ча зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Җыр һәм бию бе­лән шө­гыль­лә­нү­че 15 тән ар­тык ба­ла­лар бер­ләш­мә­се Рос­си­я­нең үр­нәк ба­ла­лар кол­лек­ти­вы ста­ту­сы­на ия. Спорт­ка җә­леп итү, эко­ло­гик тәр­бия шу­лай ук өс­тен­лек­ле юнә­леш­ләр­дән са­на­ла", - ди­де алар.

Та­ма­ра Ба­га­е­ва, "Кэс­киль" рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар үзә­ге ди­рек­то­ры­ның укы­ту-ме­то­дик эш бу­ен­ча урын­ба­са­ры:

Реклама

- Сез­нең ба­ла­лар һәм үс­мер­ләр иҗа­ты үзә­ге ис­кит­кеч. Без ба­ла­лар өчен бик шат, алар үз­лә­ре­нең та­лант­ла­рын, иҗа­ди сә­ләт­лә­рен үс­те­рү­дә ях­шы мөм­кин­лек­кә ия. Би­ре­дә җа­ны­ңа хуш кил­гән­не сай­лар­га бар­лык шарт­лар да ту­ды­рыл­ган. Ба­ла­лар­ның тәр­би­я­ле икән­ле­ге си­зе­лә, бу да зур әһә­ми­ят­кә ия. Үзәк­тә­ге шө­гыль­ләр алар­га ки­лә­чәк­тә һө­нәр сай­лау­да яр­дәм итәр дип уй­лыйм. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, әле­ге үзәк үз өс­те­нә ба­ла­лар­ны мәк­тәп­кә әзер­ләү бу­ры­чын да ал­ган. Бу яшь­тә­ге ба­ла­лар­ны мәк­тәп­кә­чә бе­лем бе­лән тәэ­мин итү­нең мө­һим­ле­ген һәр­бе­ре­без бе­лә. Проб­ле­ма без­дә дә, сез­дә бар - ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да урын җит­ми. Ә үзәк әле­ге функ­ци­я­ләр­не бик ях­шы үти. Ми­не би­ре­дә бас­сейн бу­лу, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә зур игъ­ти­бар сок­лан­дыр­ды. Ба­ла­лар бас­сейн­га, сә­ла­мәт­лән­де­рү тү­гә­рәк­лә­ре­нә йө­ри ала. Бу зур плюс.

Ве­ра Бе­тюнс­кая, Якутск шә­һә­рен­дә­ге "Сос­но­вый бор" ба­ла­лар ял һәм сә­ла­мәт­лән­де­рү үзә­ге ди­рек­то­ры­ның укы­ту-тәр­бия эше бу­ен­ча урын­ба­са­ры:

- Без бер ге­нә ел эш­ли­без әле. Ин­де зур уңыш­ла­ры­быз бар. Сә­ләт­ле, ин­ва­лид ба­ла­лар бе­лән эш­ләү­гә зур игъ­ти­бар би­рә­без. Эш­тә аер­ма юк сы­ман: без­нең ба­ла­лар нәкъ сез­не­ке ке­бек на­ян­нар, та­лант­лы­лар, пе­да­гог­ла­ры­быз да үз эш­лә­рен иҗа­ди баш­ка­ра­лар. Без би­ре­дә укы­ту­чы­лар бе­лән дә ара­лаш­тык. Яку­тия пе­да­гог­лар­ның со­ци­аль га­ран­ти­я­лә­ре сез­не­ке­ләр­гә ка­ра­ган­да күб­рәк икән. Со­ци­аль җы­ел­ма­га чи­рат­та­гы ял­га ба­ру (ба­ла бе­лән дә ярый), ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә таш­ла­ма­лар ке­рә. Ми­сал өчен, җы­лы­лык энер­ги­я­се­нә укы­ту­чы­ның үзе­нә 100 про­цент таш­ла­ма би­ре­лә, ә га­и­лә­нең баш­ка әгъ­за­ла­ры­на ул 50-70 про­цент тәш­кил итә. Ки­тап­лар яз­ды­рып алу­га да ак­ча бү­ле­нә. Өс­тә­мә бе­лем би­рү пе­да­гог­ла­ры­ның эш хак­ла­ры 20-25 мең сум. Әл­бәт­тә, без­дә мон­да­гы­га ка­ра­ган­да бә­я­ләр дә юга­ры. Та­тарс­тан мә­га­риф үсе­ше инс­ти­ту­ты­на курс­лар­га ча­кы­ру­ла­ры өчен рәх­мәт. Сез­дә дә бу­лыр­га на­сыйп бул­ды. Әл­мәт бик ку­нак­чыл шә­һәр икән.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: