Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә яңа җитәкче билгеләнде

Драмтеатр бинасында бу минутларда муниципаль район Советының чираттагы сессиясе бара. Аның эшендә Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате сораулары буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов та катнаша. Сессиядә моңа кадәр Татарстан Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып хезмәт куйган Айрат Хәйруллин район башлыгы...

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Элеккеге җитәкче Марат Гыйрфанов үз теләге белән бу вазифаны калдыру турында гариза язган.

Айрат Хәйруллин 1981 елның 11 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1996 елда Баулы кирпеч заводында укладчик-сортировщик булып башлап җибәргән.

2002 елдан - ТР Элемтә министрлыгында беренче категорияле белгеч.

2003 - 2007 елларда - Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, бүлек начальнигы.

2007 ел мартыннан - "ТР мәгълүматлар технологиясе үзәге" дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары.

2008 елның мартыннан ТР Министрлар Кабинеты аппаратының инфокоммуникация, мәгълүмат һәм матди-техник тәэмин ителешне саклау бүлеге начальнигы.

2010 ел апреленнән - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары.

2011 ел гыйнварыннан - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары - эшләр управляющие.

2012 елның маеннан - ТР Президентының икьтисад мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

«Ак Барс Холдинг», «Таттелеком», «Сетевая компания», «Татэнергосбыт», «Горький исемендәге Яшел Үзән корабльләр төзелеше заводы» ААҖләрнең Директорлар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса