Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә Украинадан 30 гаилә килде

Украинада сугыш хәрәкәтләре башланганнан соң аннан Татарстанга 2439 кеше килде.

Шулардан 1121 кеше вакытлыча сыену урыны сорап мөрәҗәгать итте, 6 кеше качак статусы сорады. 236 кеше миграция хезмәте идарәсенә вакытлыча яшәргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. 1076 Украина гражданы әле үзләренең статусын ачыкламаган хәлдә.

Украинадан Татарстанга качаклар гел килеп тора. 11 августта тагын бер эшелон көтелә: поезд белән Казанга 81 кеше киләчәк.

Әлмәткә килүчеләр саны 8 августка 79 кеше (30 гаилә) иде. Шулардан 18е вакытлыча сыену урыны сорады, 6сы вакытлыча яшәргә рөхсәт юллый, 55е үз статусларын ачыкламаган килеш. 79 килүченең 23е - балалар. Алты бала мәктәпләргә урнаштырылды инде, 5есе балалар бакчаларына кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса