Әлмәт таңнары

Әлмәткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Иртәнге якта Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Сүз райондагы мөселман ширкәтләре үсеше, дин стандартларын саклау кирәклеге, районда яшәүче башка милләт вәкилләре белән мөнәсәбәтләр турында барды.

Реклама

Аннан соң Камил хәзрәт имамнар һәм шәкертләр белән очрашты. Киңәйтелгән утырышка республиканың көньяк-көнчыгыш районнары имам-мөхтәсибләре дә килде. Камил хәзрәт Сәмигуллин 2015 елның республиканың Диния нәзарәте тарафыннан Татар дин белгечләре елы итеп игълан итүен җиткерде, татар милләтенең рухи байлыкларын яңарту буенча эш алып барырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: