Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә танылган курчакчы Николай Зыков килде [+ФОТОЛАР]

ЧТПЗ төркеменең быелгы юбилейлы «Снежность» XV балалар хәйрия театр фестивале спектакльләр төрлелеге һәм беренче тапкыр күчмә форматта баруы белән истә калды.

Быелгы Әлмәт фестивале дә ачык төсләргә һәм үзгә чыгышларга бай булып, берничә көнлек марафон белән бер мизгелдә узып та китте. Драмтеатр сәхнәсендә фестивальнең тантаналы ачылышында ЧТПЗ төркеме исеменнән барлык катнашучыларны «Алнас» заводы директоры вазифаларын башкаручы Сергей Шунин сәламләп, һәркемгә Яңа елда яңа уңышлар гына теләп калды һәм бу фестивальнең киләчәге зур булачагына ышандырды. Башка еллардан аермалы буларак, быел тәүге тапкыр ул күчмә форматта да барды. Фестиваль тарихында беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әлмәт интернат-мәктәбенә Мәскәүдән Николай Зыков курчак театры килеп, уникаль тамаша тәкъдим итте.

– Минем курчаклар да, тамашалар да бер-берсен кабатламый. Дәүләт театрлары мондый төр сәнгать юнәлешләре тәкъдим итми, үзенчәлегем дә шунда, - дип, курчакларының бер чемоданга сыеп бетүен дә белдерде Мәскәү кунагы.

Быелгы «Снежность» XV балалар хәйрия театр фестивале кысаларында барлыгы 9 спектакль күрсәтелде. 3000 гә якын бала аларны тамаша кыла алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса