Әлмәткә сәпид спорты “килә”
Әлмәттә велосипед спортын үстермәкчеләр. Бу хакта район башлыгының велосипед спорты федерациясе җитәкчесе Гомәр Нуруллин белән очрашуында сүз булды.
Чаллыдан атказанган тренер-укытучы Әлмәттә сәпид белән мавыгучылр командасы туплап, база булдыру теләген булуын әйткән. Киләчәктә инвентарьлар алып, профессионал спортчылар тәрбияләргә исәбе. Федерация Әлмәтне якын көннәрдә үк тренерлар белән тәэмин итәргә әзер.
Бүгенге көндә республикада бары Чаллы һәм Яшел Үзән калаларында гына 3 шундый мәктәп бар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа