Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә Советлар Союзы Герое килде

Киләсе елда халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Бөек бәйрәмгә әзерлек эшләре районда күптәннән башланды. Рус Акташы базасында уздырылган семинар-киңәшмә дә шуңа багышланды. Сугыш еллары артта калса да, һәйкәлләр Җиңүнең ни бәрабәренә ирешелгәнлеген сөйләп тора. Яу кырында башын салган якташларның исемнәре аларга мәңгелеккә уеп язылган. Һәйкәлләргә эз суынмасын иде - дәһшәтле елларны үз башыннан кичергән буынның теләге бу. Семинар да Рус Акташындагы һәйкәлләргә чәчәк салудан башланды.

Җиңүнең 70 еллыгына нибары 5 ай вакыт калды. Кызганыч, бу еллар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләрнең саны гына елдан-ел кими бара. Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 187 ветеран гына исән-сау. Аларның 151 е шәһәрдә гомер кичерә. Тыл хезмәтчәннәре 4320 кеше исәпләнә. Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл җирлекләре, ветераннарның башлангыч оешмалары җитәкчеләренә, депутатларга һәр ветеранга карата кайгыртучанлык, игътибар күрсәтергә әйтеп мөрәҗәгать итте.

- Һәйкәлләр, обелисклар, фронтовикларның каберлекләре торышын контрольдә тотарга кирәк. Бу эшкә яшьләрне дә җәлеп итү зарур. Буыннар бәйләнеше өзелмәсе иде, - диде ул.

Билгеләп үтелгәнчә, сугышта хәбәрсез югалган әлмәтлеләрнең каберлекләрен эзләү буенча зур эш алып барыла. Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларыннан бу эштә ярдәм итүләрен сорады. Ветераннарның сәламәтлекләрен тикшерүне дә көндәлек эшкә әйләндерү киңәш ителде. Дөрес, бу җәһәттән чаралар күрелә. "Безнең кадерле ветеран" республика социаль-гуманитар проекты нигезендә калабызда махсус җиһазландырылган 25 палата ясау каралган. Бүген аның яртысы әзер инде. Чыгышта Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында волонтер һәм тимурчылык хәрәкәтен активлаштырырга, өлкәннәр катнашында үзенчәлекле очрашулар оештыру, солдат пакетлары тапшыру һәм башкалар хакында уйларга ассызыкланды.

Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов та башкарылган эшләрне, проблемаларны бәян итте. Җиңүнең 70 еллыгына кадәр райондагы 61 һәйкәлнең 43 ен төзекләндерәсе бар. "Татнефть"кә рәхмәт, алар быел 28 һәйкәлне ремонтлауга 6 миллион сумнан артык акча бүлеп биргәннәр.

- Бүген бездә эш урыннары юкка чыккан 1260 пенсионер исәптә тора. Аларны предприятиеләргә беркетү елдан-ел авырлаша бара, - дип ярдәм сорады бу эштә Васыйл Фатыйхович район башлыгыннан.

Торак йортларга урнаштырылган биредә ветеран яшәве хакындагы алтакталарны да алыштырырга вакыт. Чөнки аларның төсләре уңганнары да бар, әлеге йортта күрсәтелгән шәхеснең яшәмәве яисә инде вафат булуы очраклары да күзәтелә.

Ә планнар, һәрвакыттагыча, зурдан. Ветераннарның 5 авыл кусты һәм территориаль иҗтимагый Советлар каршындагы башлангыч оешмалары арасында смотр-конкурс, шулай ук өлкәннәрнең үзешчән сәнать бәйгесе, спартакиада һәм башкалар киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылачак.

Семинарда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эшне тагын да җанландыру кирәклеге башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып үрелеп барды. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз - мәктәпләрдә көтеп алынган кунаклар. Алдагы көнне генә Рус Акташының 1 нче мәктәбе укучылары үзенчәлекле очрашу шаһиты булдылар. Татарстанда бүген бердәнбер Советлар Союзы Герое булып калган Борис Кузнецов биредә Батырлык дәресендә катнашты, балалар белән аралашты. Гаҗәеп шәхес! Киңәшмәдә дә ул сәхнәгә Җиңү әләмен күтәреп менде. Борис Кузнецов Казанда туган һәм хәзер дә шунда яши. Фронтка 16 яшендә үзе сорап китә. Ә 18 яшендә аңа сугышчан батырлыгы өчен Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале белән бергә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Борис Кузнецов һәрвакыт укучылар, студентлар арасында. Казан-Әлмәт арасын якын итеп килүе - моның ачык мисалы. Ул Кремльгә Россия Президенты белән очрашуга да чакыру алган. Владимир Путин белән икәүдән-икәү сөйләшү өчен бирелгән биш минут эчендә республика ветераннарының барлык гозерләрен җиткерергә ышандырды ул.

- Районнарда булу минем өчен зур бәхет. Аларның чәчәк атуына сөенми мөмкин түгел. Әлмәт тә күзгә күренеп үзгәрә. Элек биредә юллар юклыгын да хәтерлим, - диде сугыштан соңгы елларда нефть объектлары төзелешендә актив катнашкан ветеран.

Республика ветераннар советы рәисе урынбасары Михаил Вайнер, "Россиянең хезмәт батырлыгы" җәмгыяте үзәк идарәсе рәисе урынбасары Марс Исхаков Әлмәтнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча алда баруын билгеләп үттеләр. Ләкин әле бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Иң мөһиме - бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын иде. Республика, район җитәкчелегенең дә таләбе әнә шундый. Мондый күрсәтмәләр, киңәшләр даими кабатланса да, гадәттә Өлкәннәр көненнән һәм Җиңү бәйрәмнәреннән соң онытылучы ветераннар һаман да күңел әрнешләрен белдереп шалтырата.

Михаил Вайнер, Татарстанның ветераннар советы рәисе урынбасары:

- Һәр өлкәнгә кайгыртучанлык күрсәтү белән иң элек ветераннарның башлангыч оешмалары шөгыльләнергә тиеш. Чөнки алар урыннарда эшли, ветераннарның ничек яшәгәнен-сулаганын, проблемаларын якыннан белә. Аннан соң сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, өлкәннәр үзләре дә актив тормыш белән яшәсен иде. Ветеран оешмалары, профсоюз, яшьләр катнашындагы өч яклы системаның эшләве шулай ук зур роль уйный. Һәрбер ветеранга тоткарлыксыз тирәлек тудыру зарур. Бу аларның статусын күтәрәчәк, тиешле нәтиҗә бирәчәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса