Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә «салкын» күргәзмә килде [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары рус географик җәмгыятенең Оймякон улусы күлендәге уникаль экспедициясе хакында бәян итүче «Салкын полюсы» фотокүргәзмә шаһитлары булды.

Тәүге тапкыр Әлмәткә килгән бу фотокүргәзмә өчен без Казан фотографы һәм журналисты Антон Райхштатка рәхмәтле булырга тиеш. Моннан берничә ел элек ул әлеге экспедиция белән иң салкын урында булып кайта һәм Якутияне фотоаппарат объективы аша тарихка кертеп калдыра. Лабынкыр һәм Ворота күлләрендәге (Якутия) флора һәм фаунаны ачып кына калмый алар, ә экспедиция әгъзалары кеше организмы түзә алмаслык салкын күл төбенә дә төшә. 60 метр тирәнлектә алар шулай итеп дөньякүләм рекорд куя – моңарчы берәүнең дә бу салкын ноктаны яулаганы булмаган. 
Якутиядә экспедиция шактый кызык хәлләргә дә тап була. Шаманнар фатихасын алырга да туры килә аларга, иң рәхимсез штормнарны да ерып чыгалар. Билгеле, бу барлык мизгелләр фотокүргәзмәдә ачык чагыла. 
Әлеге сурәтләрнең тагын бер үзенчәлеге бар, биредә һәр фото үз эченә бер тарихны яшергән. Ап-ак карлы урман арасыннан карап торган болан да тирән фәлсәфәгә ия, баксаң, Ерак Себернең төп җәнлекләре ел фасылы һәм көн торышына карап, күз төсләрен үзгәртә икән. Ә текә тау битләренә салынган гап-гади генә юлларда да меңләгән кеше гомерләре өзелгәнлеге билгеле. Кыскасы, студентлар гына түгел, ә теләге булган һәркем биредә үзенә кызыклы мәгълүмат таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса