Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә мөфти ярдәмчесе килде

Әлмәткә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Ярдәм" фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов килде. Ул шулай ук Үзәк мәчеттә җомга көннәрендә укучы сукыр мөселманнар белән дә очрашты.

Мәгълүм булганча, күзләре күрмәгән берничә әлмәтле Казанда урнашкан "Ярдәм" реабилитация үзәгендә укыдылар. Үзәктә сукырларны Луи Брайль системасы буенча Корьән укырга, җирлеккә яраклашырга, шашка-шахматта уйнарга һәм башкаларга өйрәтәләр. Илдар хәзрәт Баязитов очрашу вакытында фонд белән якыннарак таныштырды, ярдәмгә әзер булуларын әйтте, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка биредә оештырылган эш өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса