Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә көтмәгәндә кыш килде (+ФОТОЛАР)

Көтмәгәндә һава торышы үзгәрде дә куйды. Кичә иртән йокыдан торуга җир өстен ап-ак кар каплаган иде. Юл хезмәте идарәләрен табигать быел әнә шулай иртә сыный башлады.

Капылт төшкән кар байтак кына уңайсызлыклар тудырды. Машиналар җәйге тәгәрмәчләрен алыштырырга өлгермәде. Бәлки шуңадыр да иртәнге якта ук урамда бәрелешкән автомобильләрне күрергә мөмкин иде. Өстәвенә буран чыкты. Синоптиклар хәбәр итүенчә, мондый һава торышы әле киләсе атнага кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт районында 2055 километр озынлыгында юл исәпләнә. Һава торышы бозылу белән үк район башкарма комитетының махсус карары белән "Буран" операциясе игълан ителде, оператив төркем һәм штаб төзелде.

- Иртәнге сәгать 3 тә үк эшкә керештек. Юл чистартуга барлык техника җәлеп ителде. Юлларны бозлавыкка каршы реагент белән эшкәртеп чыктык. Тәүлекара эш оештырылды. Реагентлар запасы җитәрлек - 2 мең кубометр әзерләп куйдык. Транспорт хәрәкәте туктамады, юллардагы кар "боткасын" җыябыз. Шоферларга үзләренә дә машиналарын кышкы юл шартларына әзерләргә, тәгәрмәчләрен алыштырырга кирәк. Фаразлар 13 октябрьгә кадәр температураның минус булачагын әйтә, - диде МУП "АГУАД" җитәкчесе Сергей Селиверстов.

Һава торышының бозылуын исәпкә алып, юл службасы җитәкчеләре дә, ЮХИДИ дә мондый көннәрдә ашыгыч булмаганда машина белән чыкмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса