Әлмәткә Казаннан бизнесмен килгән. Җәяүләп!
Хәтерләсәгез, Казанда яшәүче Артур Ахметов туган ягы Әлмәткә җәяү килергә чыккан дип хәбәр иткән идек. Ниһаять, бизнесмен безнең җиргә аяк атлаган.
9 июнь көнне чыгып киткән юлчыга Әлмәткә барып җитәр өчен 8 көн кирәк булган.
Аны биредә туганнары, дуслары һәм ике баласы белән хатыны каршы алган. 37 яшьлек ир моның белән генә чикләнергә җыенмый. Шушы көннәрдә ул дуслары белән Алтай тавын яуларга китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа