Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә эш сәфәре белән Татьяна Ларионова килде

Әлмәткә эш сәфәре белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова килде.

Иң элек ул 2 нче лицейда урнашкан үсемлекләрне микроклонлаштыру лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. Яңа лаборатория мәгариф учреждениесендә "Татнефть" компаниясе ярдәме белән булдырылды.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, мондый масштабтагы лаборатория дөнья тәҗрибәсендә уникаль очрак булып тора.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары шулай ук "Көнбатыш капка" микрорайонындагы Инженерлык мәктәбендәге төзелеш барышы белән дә танышып чыкты.

858 укучыга исәпләнгән мәктәптә программалаштыру күнекмәләрен алу өчен IT-кабинетлар, прототиплаштыру үзәге, 3D-принтер кулланып, предметлар ясау үзәге урын алачак.
Шулай ук арт-остаханәләр һәм 25 метрлы бассейн да булачак. Хәзер исә биредә эчке инженерлык челтәрләрен, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция, монтажлау буенча эшләр башкарыла.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Әлмәт беркайчан да бер урында тормый. Ул икътисад ягыннан, социаль сәясәт һәм мәдәният өлкәләрендә дә гел үсештә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса