Реклама
Быел Әлмәткә 7 меңнән артык чит ил гражданы килгән. 2013 ел белән чагыштырганда килүчеләр саны азайган.
Узган атнада гына да төбәгебезгә чит илдән 248 кеше килгән. Аларның 155 е нефтьчеләр башкаласына беренче тапкыр аяк баскан. Килүчеләрнең 42 се Украина кешеләре. Бу чорда 190 кеше теркәүдән төште, диде дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясап, миграция хезмәте җитәкчесе Илдар Гобәев.
Әлмәт районы