Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә беренче тапкыр Россия Кыш Бабае киләчәк

Россия Кыш Бабаеның шәһәргә килүе онытылмас тәэсир калдырыр, мөгаен.

Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хәтта хастаханәләр дә аның игътибарыннан башка калмаячак. Шулай ук, күптән көтелгән кунагыбыз матбугат конференцияләре уздырачак, яңа ел  бәйрәмендә катнашачак һәм шәһәрнең төп чыршысында утлар кабызачак.

18 ноябрь көнне Великий Устүгта тылсымчының туган көне билгеләнеп узачак. Ул көнне Россиянең беренче  чыршысында тантаналы шартларда утлар кабыначак. Аннан  Кыш Бабай үзенең яңа ел  сәяхәтен башлап җибәрүен игълан  итәчәк. Ул 40 шәһәргә барырга планлаштыра. Алар арасында Мәскәү, Владивосток, Иркутск, Барнаул, Чебоксар, Самара, Казан, Әлмәт, Саратов, Сочи шәһәрләре дә бар.

Фото: http://kingcoupon.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса