Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үзәк район шифаханәсе улы өчен әнисенә 80 мең сум түләячәк

Республика Югары судының гражданнар эше буенча суд коллегиясе Әлмәт үзәк шифаханәсенең апелляция шикаятен канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм беренче инстанциядәге суд карарын үзгәрешсез калдырган.

Шулай итеп, Әлмәт шәһәр судының улының үлеме өчен аның әнисе файдасына медицина учреҗдениесеннән 80 мең сум түләтү турындагы карары үз көченә керде, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге. Искә төшереп үтәбез, 30 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында үзәк район шифаханәсенә китерәләр. Шок үсеше белән геморрагик панкреонекроз диагнозлы ир-атның биредә гомере өзелә. Үлгәннән соң уздырылган комплекслы суд-медицина экспертиза нәтиҗәләре пациентка шифаханәдә медицина ярдәме җитәрлек дәрәҗәдә үзвакытында күрсәтелмәгән дип тапкан. Бу авыруның кискенләшүенә һәм хәлнең тагын да авыраюына китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250