Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт журналисты телефон мошеннигы корбаны була язды

Телефон мошенниклары йоклап ятмый. Әмма һәр кеше дә аларның корбанына гына әйләнми.

Бүген Әлмәтнең бер уяу журналистына да банк картасы блокировкалану турында смс-хәбәр килде. Анда «Ваша банковская карта заблокирована». Отправитель - ОАО СБЕРБАНК Info 89002012938» диелгән.

Төрле телефон махинацияләреннән һәм мошенниклык гамәлләреннән хәбәрдар булган журналист бик грамоталы һәм оператив эш итә. «Info» номерына шалтыратмый, банк картасын ала да анда күрсәтелгән номерларның берсе буенча шалтырата. Банк диспетчеры исә, мәгълүматның дөрес түгеллеген һәм килгән номерны бетереп ташларга кирәклеген хәбәр итә.

Менә шундый «сюрпризлар» килгән гражданнарны кисәтәбез: шикле информация язылган смс-хәбәрләрдәге телефон номерлары буенча берүк шалтырата күрмәгез. Юкса счетыгыздагы акчаларыгыздан колак кагуыгыз да ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса