Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үзәгендә җир убылды

Нефтьчеләр мәйданына төшә торган баскыч аяныч хәлдә.

Җимерелү сәбәбе - грунт утыру, нәтиҗәдә, юл плитәләре ишелә.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев җиткерде.

- Кичә җимерелү турында хәбәр алу белән баскычка юлны чикләдек, подрядчыларны җәлеп итеп, ремонт эшләренә керештек. Аны ике көн эчендә тәмамларга ниятлибез. Ике атна дәвамында исә бу мәйданчыкны тулысынча торгызачакбыз. Баскычтан да йөрү мөмкин булачак, - диде ул.

Әлеге урынны төзекләндерүгә быел «Татнефть» компаниясе 1 млн 600 мең сум акча бүлеп биргән булган. Бу акчаларга барлык дүрт баскычны ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла.


Җимерелгән участокны  кичә район башлыгы Тимур Нагуманов та барып карады.

- Быел бу баскычны реконструкцияләүне планга керткән идек. Әмма сезон без көткәнгә караганда тизрәк килде, - дип белдерде башлык.

Ул якын арада барлык баскычларны да тикшерү бурычын куйды. 1 майга кадәр реконструкция эшләрен башкарып чыгарга кирәклекне әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса