Әлмәт заводында Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова булды
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова Әлмәтнең "Римера" компаниясе төркеменә кергән "Алнас" заводына инспекция белән килде.
Предприятиегә визит очраклы түгел. Күптән түгел коллектив компания хуҗалары белән хезмәт килешүендә каралган эш хакларын арттыру турындагы шартны үтәргә теләмәүләре аркасында бәхәскә кергән иде. Бәхәс уртак килешенү белән тәмамланды. Татьяна Водопьянова берничә цехта, "Киләчәк Татарстанның көллияте"ндә булды, җитәкчелек белән очрашты. Сүз нигездә заводтагы кадрлар мәсьәләсе, социаль сәясәт һәм предприятие үсеше перспективалары турында барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа