Әлмәт законсыз сатылучы алкогольле эчемлекләрне юк итү буенча алда бара
Әлмәт, Казан, Баулы, Бөгелмә, Уруссу шәһәрләреннән законсыз әйләнештән алынган 20 тонна алкогольле эчемлек юк итү өчен Татарстан чикләреннән озатылды.
Безнең төбәк контрафакт исерткеч эчемлекләрне юк итү буенча алда бара. Агымдагы ел башыннан районда законсыз әйләнештән 4265,4 литр алкогольле һәм составында спирт булган эчемлек алынып юк ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа