Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСы ведомствоара электрон багланышка әзер

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан ЗАГСларның барлык мәгълүматлары ведомствоара электрон багланыш системасы аша ачык булырга тиеш.

Бу хакта бүген премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде. Министр сүзләренчә, республика тулысынча әлеге бурычны үтәргә әзер.

− 2007 нче елда булдырылган мәгълүмат системасы ЗАГСның барлык хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтергә һәм ведомство системалары белән элемтә тәэмин итәргә мөмкинлек бирде (мәсәлән, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау һ.б.),- ди Роман Шәйхетдинов. - Системада "ТР Электрон сәламәтлек саклау" системасы белән сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм ЗАГС органнары арасында бала туу һәм үлем турында белешмәләрне электрон алмашу буенча интеграция модуле тормышка ашырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса