Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлында тагын бер шоферның гомере өзелде

Кичә Казан-Оренбург трассасының 220 нче километрында кеше гомере өзелү белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булды. «ВАЗ-21121" руле артына утырган 1988 елгы шофер узу тыелган урында кагыйдәне боза һәм каршы хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә "Шкода Октавия" автомобиле белән бәрелешә.

Бәрелешү аркасында ВАЗ-21121" каршы юнәлештә кюветка барып төшә. Шофер урында ук һәлак була. "Шкода Октавия" шоферы, аның пассажиры, хатыны һәм быел гына дөньяга килгән улы имгәнүләре белән медсанчастькә китереләләр, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспектор вазифаларын башкаручы Шамил ГАРИПОВ.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса